"Татар иле буйлап Сабантуйлар гөрли..."
Сабантуй бәйрәменә зур әзерлек бара. Безнең китапханәдә "Татар иле буйлап, Сабантуйлар гөрли..." дип исемләнгән күргәзмә-инсталляция эшли. Бәйрәм итү тарихыннан тыш, үткәрү географиясе, милли халык уеннары яктырткан китаплар, газета-журналлар куелган. Мәйдан көрәше,милли бәйгеләр чүлмәк, агач кашык, чигелгән кулъяулык һәм сөлгеләрдән башка узмый. Күргәзмәдә аларның барысы да урын алган.