"Чибәркәй -2016"
Кол Гали китапханәсендә шәһәр администрациясенең Яшьләр белән эшләү бүлеге белән берлектә "Чибәркәй-2016" бәйгесенең 2-нче сайлап алу туры үтте. Чарада катнашучылар "Оста куллар" осталык дәресендә катнашты, тукымадан кашкарый чәчәге ясадылар. 2- нче өлештә "Кутуй күтәргән проблемалар" дип исемләнгән күргәзмә янында Г.Кутуйның " Тапшырылмаган хатлар" әсәре буенча "түгәрәк өстәл" уздырылды. Бүгенге көндә дә бик актуаль булган бу әсәрдә күтәрелгән проблемалар татар кызларын да битараф калдырмаган.Түгәрәк өстәлне китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина алып барды.