Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

" Шушы яктан, шушы туфрактан без..." Клара Булатовага 80 яшь

Шагыйрә, Г.Тукай ис. Дәүләт бүләге иясе Клара Булатованың 80 яшьлеге уңаеннан 8-нче мәктәптә класс сәгатендә китап күргәзмәсе ясалды һәм шигърият сәгате үтте.Күргәзмәдә шагыйрәнең басылып чыккан китаплары,аның тормышын һәм иҗатын яктырткан китаплар, газета-журнал мәкаләләре барланды, портреты куелды. Укучыларга иң яңа мәгълүматлар тәкъдим ителде. Клара Булатованың "Яшел кәләм","Шушы яктан, шушы туфрактан без...", " К солнцу лицом" китапларыннан өзекләр укылды.Балалар  бик әйбәт, игътибар белән тыңладылар,күргәзмә белән таныштылар.