Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Нур,моң сибеп киттең дөньяга..."

Якташ шагыйребез Фәннүр Сафинның тууына 70 ел тулу уңаеннан, "Кол Гали" клубы кысаларында, районның Каенлы авылы мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе белән  иҗади бергәлектә "Нур, моң сибеп киттең дөньяга..."дип исемләнгән искә алу кичәсе зур уңыш белән узды. Чарага шәһәребезнең аксакаллары, "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзалары, Клуб членнары-медицина көллияте студенткалары,китапханәбезнең актив китап укучылары катнашты һәм тирән эчтәлекле лирик шигырьләр,берсеннән-берсе матуррак популяр җырлар тыңлап кинәнделәр, үзләре дә кушылып җырладылар. Студент яшьләр шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, шагыйрьне якыннан белгән кешеләр аның хакындагы җылы истәлекләр белән уртаклаштылар. Чара килгән һәркемгә бик ошады.