Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Исследователь и пропагандист Тукая"

Тукай айлыгы кысаларында китапханәбезнең абонемент бүлегендә язучы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче, Г.Тукай иҗатын пропагандалаучы Ибраһим Нуруллинның тууына 95 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе ясалды.

Тормышы, иҗаты турындагы мәкаләләр, истәлекләр, Г.Тукай образын күз алдына китерергә ярдәм итүче "Атаклы кешеләр тормышы" сериясендә рус һәм татар телләрендә чыккан "Тукай" документаль романы һәм башка китаплары күргәзмәгә куелды. Күргәзмә белән китап укучыларны даими рәвештә таныштырып тордык.