Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Кол Гали исемендәге китапханәгә сәяхәт

17 нче мартта 25 нче гимназиянең татар теле укытучысы соравы буенча 8 нче сыйныф укучылары өчен Кол Гали исемендәге китапханә белән таныштыру дәресе узды. Хезмәткәребез Гимазова Р.Б. китапханәбезнең тарихы турында сөйләде. Экран аша китапханәбезгә багышланган презентация күрсәтелде. Шулай ук балалар китапханәчеләрнең эшчәнлеге чагылдырылган альбомны да бик зур кызыксыну белән карадылар.Безнең китапханәбезне шәһәр күләмендә таныту һәм үстерү өстендә армый-талмый хезмәт итүче милли җанлы мөдиребез Гибадуллина Г.Ш. турында да мәгълүмат бирелде. Укучыларга китапханәбезгә килеп, якыннан танышырга һәм китаплар укырга тәкъдим ителде.