Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Аяз абый рухы шатлансын"

19 апрель Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә  Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган, язучы Аяз Гыйләҗевның 90 еллык  юбилее уңаеннан аның хатыны Нәкыя ханым Гыйләҗева белән кызыклы очрашу булып узды.  Чарада аның кызыклы вә гыйбрәтле тормыш  юлы, әсәрләренең язылу тарихы, гаиләсенә кагылышлы язмалар, милләт язмышына мөнәсәбәтен чагылдырган истәлекләр бәян ителде.Искиткеч белемле, итәгатьле Нәкыя ханым Аяз абыйның иҗатын мәңгеләштерүдә башкарылган гамәлләре хакында сөйләп укучыларны гаҗәпләндерде дә, сокландырды да.