Ел китабы - 2016. Җиңүче китаплар
Татарстан Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган "Ел китабы - 2016" конкурсына йомгак ясады. Бәйгедә катнашкан 381 китап арасында җиңүчеләр билгеләнде. Китапханәбездә бәйгенең төрле номинацияләре буенча даими эшләп килүче китап күргәзмәсе эшләнде. Җирле телевидениега мәгълүмат бирелде, укучылар өчен әңгәмә үткәрелде.