Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Гомере буе шагыйрь җаваплы...

Якташыбыз шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев белән очрашу бик җылы, җанлы үтте.Разил Вәлиев белән очрашуга китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, аксакаллар,шәһәребез шагыйрьләре,аның иҗатын яратучы китап укучылар җыйналган иде. Очрашуда Разил Вәлиев җәмгыятьтәге вәзгыять,телебез язмышына тукталды,тормыш юлындагы кызыклы вакыйгалар белән аралаштырып тормышы һәм иҗаты хакында әңгәмә корды: көлдерде дә, уйлатты да... Китапханәчеләр, үз чиратларында аның иң популяр шигырьләрен, яттан сөйләделәр, аның сүзләренә җырлар башкардылар.