"Уйланырга безгә бик вакыт!"
“Уйланырга безгә бик вакыт!”
Бөтендөнья наркоманиягә һәм наркобизнеска каршылык көне уңаеннан 2нче мәктәпнең 9а сыйныфы укучылары катнашында Кол Гали исемендәге милли китапханәдә узган күргәзмә-суд шулай аталды. Укучыларга “Гасыр трагедиясе” дип аталган электрон күргәзмә тәкъдим ителеп,”Әдәбиятта наркомания темасы” дигән әңгәмә-сөйләшү үтте.