Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Ел китабы - 2016"

36 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан уздырыла торган "Ел китабы - 2016" конкурсында катнашучы балалар өчен язылган китаплардан күргәзмә эшләнде,  китаплар турында мәгълүмат бирелде. Күргәзмәдә  Г. Тукайның "Әтәч илә энҗе бөртеге", "Эш беткәч уйнарга ярый", "Өч хакыйкать", Р. Бәшәрнең "Былбыл оясы", Аманулланың "Сылукөмеш", Р. Фәрхетдинованың "Серле песиләр" китаплары урын алды. Балалар зур кызыксыну белән китапларны карадылар. Шушы берсеннән - берсе матур китаплардан китапханәчеләр һәм балалар тарафыннан шигырьләр һәм өзекләр укылды.