"Бәйрәм белән сезне, гүзәл затлар!"
8 Март - Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан абонемент бүлегендә китап күргәзмәсе эшләнде.
Күргәзмәгә әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихын ачкан китаплар, мәкаләләр, бәйрәм - кичәләрне уздыру өчен сценарийлар, яз, яшьлек, ярату турында шигырьләр куелды, файдалы киңәшләр тупланган китаплар тупланды.
Китап укучыларны күргәзмә белән таныштырып, бәйрәм белән котлап, шигъри шәлкемнәр бүләк иттек.