Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Якташ язучыбыз Дәрҗия Аппаковага - 120.

Якташыбыз, Байгол авылында туган язучы-драматург Дәрҗия Аппакованың 120 еллык юбилеена багышлап, Түбән Кама педагогия көллиятендә"Китапханәдә әдәбият дәресе" циклыннан кызыклы танып-белү дәресе уздырылды. Аңа багышланган тирән эчтәлекле күргәзмә янында тормыш юлы бәян ителде, иҗатына күзәтү оештырылды, булачак укытучыларның уку программасына кертелгән "Кечкенә Бануның тарихы","Шыгыртавыклы башмаклар" әсәрләреннән өзекләр укылып таныштырылды,"Мәгариф"журналында урнаштырылган дәрес үрнәге анализланды.