Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Таныш булыгыз: яңа китап".(Книга Ф.Имамова “Эт тырнагы”)

Кол Гали клубы кысаларында, шәһәрдәшебез, язучы-журналист Фәрит Имамовның 2017 елда “Рухият” нәшриятендә 1500 тираж белән басылган китабының исем туе узды.Чарада китапханәбезнең даими укучылары, Кол Гали клубы  әгъзалары,шәһәрдәшләр, аксакаллар,язучылар-шагыйрьләр,татар телендә эшләүче китапханәчеләр катнашты. Чарага “Фәрит Имамов: журналист ,язучы, рәссам” дип  исемләнгән иллюстратив күргәзмә оештырылды,шул ук исемдәге биобиблиографик күрсәткеч(библиограф В.Тараканова)эшләнде,чараны үткәрү өчен сценарий төзелде, видеопрезентация ясалды.

Чара яңа исем астында, исем туе дип оештырылды, язучы иҗаты белән таныштырылды,әсәрләреннән өзекләр укылды, романның анонс рәвешендә эчтәлеге бәян ителде, әсәргә кыскача анализ ясалды, сораулар бирелде. Романның исемен аныклап текстның аерым өлешен рольләргә бүлеп уку үткәрелде.Сценарий барышында автор эңгәмәдә катнашты, әсәрнең язылу моментларына тукталды.

Чарада катнашучы китап укучылар әсәргә үз фикерләрен белдерделәр, теләкләрен җиткерделәр.

Китапханә директоры Г.Р.Арсланова китапка һәм язучы Фәрит Имамовның эшчәнлегенә югары бәя биреп китапханәчеләр исеменнән рәхмәтләрен җиткерде ,библиографик күрсәткеч һәм кичәнең сценариен бүләк итеп тапшырды.