Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Кешелекнең башында Ана тора..."

24.02.2016 көнне безнең милли китапханәдә язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апа турында басылып чыккан "Ана" китабын тәкъдим итү кичәсе уздырылды. Кичәгә Ф.Бәйрамова үзе дә килде. Китап турында сөйләшү Ф.Бәйрәмова белән берлектә, сорауларга- җавап рәвешендә барды. Автор Нәгыймә Айтматова турында тулы мәгълүмат бирде. Кичәгә килгән кунакларны Ф.Бәйрамованың иҗатын яктырткан бай китап күргәзмәсе каршы алды. Бу очрашудан автор үзе, шәһәребезнең мөхтәрәм кешеләре, актив китап укучыларыбыз һәм медицина көллияте студентлары бик кәнәгать калдылар. Кичә бик эчтәлекле һәм җылы мөхиттә узды.