Җаным күбәләк булып...(Шагыйрә Әлфира Фәтхетдиновага-65)
"Кама таңнары" әдәби берләшмәсенең элекке җитәкчесе, укытучы-шагыйрә Әлфирә Фәтхетдинованың тууына 65 яшь тулу уңаеннан, "Үзебезнекеләр" циклыннан , телләр ункөнлегендә, 33 мәктәпнең актлар залында искә алу кичәсе үтте.
Чара өчен зал матур итеп бизәлде,китап күргәзмәсе оештырылды,иҗатына күзәтү ясалды,слайд-программа эшләнде, укучылар тарафыннан аның шигырьләре яттан сөйләнде, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, шагыйрь каләмдәшләре истәлекләр белән уртаклаштылар.