Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

II Россиякүләм #әдәбимарафон

1 гыйнвардан башлап, 21 көн дәвамында татар китапларын укып, көн дә ВК һәм Инстаграм сәхифәләрендә укылган татар әсәреннән иң матур өзекне урнаштырырга кирәк иде. Китапханәбезнең хезмәткәре Ольга Афонова таләпләрне үтәп, 21 көн дәвамында татар язучыларының популяр  әсәрләреннән өзекләр укып постлар урнаштырды һәм бәйге азагында Казанда Татарстан китап нәшриятенең фирма кибетендә популяр язучылар: Г.Галимуллина, Л.Шәех, Г.Галлямова,оештыручы директор Р.Гатауллин белән очрашуда катнашып Дипломга лаек булды.  Хезмәткәребез чарадан зур тәэсирләр белән кайтты.