Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Язмышларга буйсынмаган җаннар"

"Телләр айлыгы" кысаларында",80 яшьлек юбилейлары уңаеннан,инвалид  әдипләр Фәнис Яруллин, Гакыйл Сагировлар иҗатына багышлап оештырылган бай эчтәлекле күргәзмә ай дәвамында эшләп килде.Күргәзмә киң кырлы талант иясе Г.Сагыйровның оригиналь рәсем-картиналары белән бизәлде,тормышка гашыйк шигырь үрнәкләре белән баетылды. Иң мөһиме, һәр икесенең дә иҗатына эчтәлекле күзәтү оештырылды,укучы-яшьләр аларның шигырьләрен укыдылар.Яшьләргә һәр икесенең дә тормышларыннан булган кызыклы фактлар бәян ителде.