Тарихта эзле инсан (Якташыбыз Таҗетдин Ялчыголга -250)
Якташыбыз язучы,мәгърифәтче,дин галиме,киң кырлы шәхес Таҗетдин Ялчыголның тууына 250 ел тулу уңаеннан, "Кол Гали клубы" кысаларында ,Аксакаллар Шурасы белән бергәлектә эшләп килүче "Күренекле шәхесләр- безнең якташларыбыз" проектында танып белү сәгате узды. Чарага бай эчтәлекле күргәзмә оештырылды, үзенчәлекле сценарий төзелеп, бу күренекле шәхеснең биографиясеннән кызыклы фактлар бәян ителде, аннан өзекләр укылды. Танып-белү сәгатендә катнашучылар аңа бәя биреп, шәхесләребез белән танытуда мондый чараларны ешрак үткәрү кирәклегенә басым ясадылар