Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Милләт өчен бәһа җитмәс Шиһаб хәзрәт(Ш.Мәрҗәнигә-200 ел)

"Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзалары , Түбән Кама шәһәре татар иҗтимагый үзәгенә йөрүчеләр өчен Халыклар дуслыгы йортында  Шиһабетдин Мәрҗәни юбилеена багышланган күчмә чара- тарих сәгате уздырылды.Чарага бай эчтәлекле күргәзмә оештырылды һәм аның янында тормыш юлы һәм әсәрләренә тирән күзәтү ясалды.Шагыйрьләр Шиһаб хәзрәткә багышланган  үз шигырьләрен укыдылар, ТИҮ җитәкчесе Раиф Галиев үз фикерен белдереп, алга таба да  милләтебезнең күренекле вәкилләрен белергә тиешлегебезне ассызыклады,моның өчен китапханәләргә йөрергә кирәклегенә басым ясады.