Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

" И туган тел, и матур тел Әткәм-әнкәмнең теле..."

2016 нчы елның 18 февралендә шәһәребезнең мәдәният йорты иҗат коллективы белән берлектә " И туган тел, и матур тел Әткәм-әнкәмнең теле" дигән туган тел бәйрәме үткәрелде. Чарага килгән әти-әниләргә безнең шәһәрдәге милләтләр оешмалары, аларның бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре турында сөйләп үтелде. Туган телебезне саклар өчен милли китаплар, газета-журналлар укырга, җырлар тыңларга, өйрәнергә тәкъдим ителде.

Балалар да бәйрәмгә "күчтәнәч" белән килгәннәр, туган тел турында өйрәнгән шигырьләрен яттан сөйләделәр, мәкальләр әйттеләр. Әти-әниләр, балалар белән бергәләп "Туган тел" җыры җырланды. Кичә бик матур,эчтәлекле, һәркемнең күңелендә калырлык булып узды.