Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Милләт өчен бәһа җитмәс хәзрәт"

Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган чара җәмигъ мәчете мәдрәсәсенә йөрүче мөслимәләр өчен уздырылды. Чара башланганчы мөслимәләргә китапханә хакында мәгълүмат бирелде, бүлекләр буенча экскурсия уздырылды.Ш.Мәрҗәнигә багышлап оештырылган күргәзмә янында тарих сәгате үтте,Мәрҗанинең иҗатына тирән анализ ясалды, аны кеше буларак характерлаучы тормышчан фактлар бәян ителде.Җирле әдип Рафыйк Әхмәдиевнең Мәрҗанинең әсәрен укыгач күңелендә туган "Яшәү рәвеше" шигыре сәнгатьле итеп тәкъдим ителде.