"Милләт өчен бәһа җитмәс хәзрәт"
Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 200ел тулу уңаеннан, Б.Урманче исемендәге 2-татар гимназиясенең актлар залында югары сыйныф укучылары өчен тарих сәгате үткәрелде, чарага бай эчтәлекле күргәзмә оештырылды һәм иҗатына күзәтү уздырылды., видеопрезентация күрсәтелде. Чарада шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге 1 номерлы гимназия укучылары да, Аксакаллар Шурасы вәкилләре дә катнашты.