Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

”Милләт өчен бәһа җитмәс Шиһаб хәзрәт”

Милләтебез горурлыгы – тарихчы, фәлсәфәче, мәгърифәтче, дин эшлеклесе, исламият белгече Ш.Мәрҗәнинең тууына 200 ел  уңаеннан, Президентыбыз тарафыннан указ чыгарылды һәм анда бу бөек шәхескә багышлап чаралар үткәрү зарурлыгы билгеләнде.Республиканың Диния назәрәте 2018 елны Шиһабетдин Мәрҗәни елы дип игълан итте. Шушы нисбәттән чыгып, Яңа ел каникулы көннәрендә китапханәдә зур күргәзмә –экспозиция оештырылды һәм аның янында укучылар өчен тарих сәгате һәм түгәрәк өстәл уздырылды.