Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Кулыннан каләмен төшерми"

Кол Гали исемендәге милли китапханә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсенең уку залында шәһәрдәшебез, язучы,14 китап авторы Фәтхулла Абдуллинның 80 яшьлек юбилеена багышланган "Кулыннан каләмен төшерми " дип исемләнгән юбилей кичәсе оештырды.Зал тутырып әдипнең иҗатын яратучы китап укучылар,каләмдәшләре-"Кама таңнары"әдәби берләшмәсе әгъзалары,китапханәчеләр,татар теле мөгаллимнәре,бакча тәрбиячеләре,лаеклы ялдагы өлкәннәр, мөхтәрәм аксакаллар җыйналды.Чарада Чаллы төбәге әдипләре:Ф.Сафин, Ф.Мәҗитов катнаштылар.Чарада Ф.Абдуллинның иҗатына күзәтү оештырылды,әсәрләреннән өзекләр укылды, автор үзе чыгыш ясады, аны шәһәребез җитәкчеләре,аксакаллар шурасы әгъзалары, каләмдәшләре һәм Түбән Кама китапханәләр берләшмәсе директоры Гөлназ Арсланова сәламләде.