Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

МАРИЙ ЭЛДА XXlV ФЕДЕРАЛЬ САБАНТУЕ

Федераль Сабан туе ел саен илебез төбәкләренең берсендә үткәрелә. Быел кунакларны Марий Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәре үзендә кабул итте. Кабул итүче як һәм Татарстанның Түбән Кама шәһәре сәнгать әһелләре көче белән әзерләнгән күркәм чара төрле милләт халыкларының дуслыгын, бердәмлеген, гореф-гадәтләрен күрсәтте. Мәйдан җыр, бию, төрле милли уеннар белән гөрләп торды. Түбән Кама китапханәләр берләшмәсе хезмәткәрләре Сабан туена килгән кунаклар өчен осталык дәресләре үткәрде. Бәйрәм һәркемнең күңелендә онытылмаслык матур хатирә булып сакланыр. Ә безне Йошкар-Ола шәһәре үзенең яшеллеккә төренгән Яр буе, төзек, җыйнак урамнары, мәһабәт биналары, архитектура һәйкәлләре белән таң калдырды.