Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Ярсу еллардан гамьле сүз"

Китапханәбездә бик матур күргәзмә эшләп килә. Ул шагыйрь Миргазиз Укмасыйның тууына 140 ел тулуга багышлана. 

Миргазиз Укмасый (чын исеме - Миргазиз Зәбиров) 1884 елда хәзерге Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылында туа. Әтисе дин эшлеклесе була. Башлангыч белемне малай туган авылында ала. Иләбәр, Сатыш, «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый, «Яшерен әдәби түгәрәк» һәм шәкертләрнең «әл-Ислах» яшерен сәяси оешмасы әгъзасы.1907–1914 елларда Саратов губернасының Татар Кынадысы авылында, Акмулла шәһәрендә укыта. Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. 1923–1925 елларда туган авылында мулла була, игенчелек белән шөгыльләнә. 1931 елның маенда кулга алына, 8 елга лагерьларга хөкем ителә (шартлы рәвештә). Соңыннан Яшел Үзән һәм Казан шәһәрләрендә яши. 1948 елда Казанда вафат була.

Әйе, әдипнең тормыш юлын әнә шулай берничә җөмләгә сыйдырып булыр иде. Әмма шагыйрьнең гыйбрәтле, фаҗигале гомер юлы узуын аңлау өчен шулар да җитә бит. Кызганыч, М. Укмасыйның иҗади мирасы бүген тулысынча өйрәнелмәгән. Шигырьләрен укып хозурланыйк дисәк, шәһәр китапханәләрендә җыентыклары да юк. Шулай да, теләгән - елан ите ашаган, дигәндәй, китап укучыларыбыз "Казан утлары" журналында басылган кайбер иҗат җимешләре белән таныша алды. Әдипкә багышланган язмалар да зур кызыксыну уятты үзләрендә.