Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Шәхесләр аллеясы стендлары

Билгеле булганча, 2024 ел илебездә «Гаилә елы» дип игълан ителде. Ә татар дөньясы өчен ул «Шәхесләр елы» да әле. Шул уңайдан шәһәр Сабан туен Түбән Кама җирлегендә туып үскән, биредә яшәп киткән һәм бүген гомер кичерүче, туган төбәгебез, алай гына да түгел: республика, ил үсешенә лаеклы өлеш керткән күренекле шәхесләргә багышланган стендлар бизәп торды. Кайда кайда, ә Түбән Камада андый олпат затлар бихисап. Туган ягыбыз үзенең тырыш, уңган ул-кызлары белән чын мәгънәсендә горурлана. Бар гомерләрен медицина, мәдәният, мәгариф, авыл хуҗалыгы һ.б. тармакларга багышлаган шәхесләрнең фотолары урын алган стендлар бәйрәм кунакларында зур кызыксыну уятты. Ә алар белән үзләрен китапханәчеләр таныштырды. Араларында баш китапханәчебез Ләйсән Петрова да бар иде. "ТНВ" телекомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов игътибарын медицина хезмәткәрләренә багышланган стенд җәлеп иткән икән. Шәһәребезнең танылган табибы Гамир Исмәгыйлев турында сөйләгән аңа Ләйсәнебез. "Бик хөрмәтле, республикада да билгеле кеше иде. Үземә дә аның белән танышу бәхете елмайды", - дигән Казан кунагы. Гамир абый китапханәбезнең дә якын дусты иде. Сөйләгәннәребез якты рухына дога булып барып ирешсен.