Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Чәй табыны - гаилә җаны"

Июнь - сабантуйлар ае. Инде матур гадәткә кергәнчә, Түбән Кама Сабан туйларында шәһәребез китапханәчеләре дә актив катнаша. Быелгысы да искәрмә булмады. Узган еллардагы кебек, бу юлы да шәһәрдәшләребез һәм бәйрәм кунакларын керә-керешкә үк татар халкының кунакчыллыгын, юмартлыгын чагылдырган "Чәй табыны - гаилә җаны" фотозонасы каршы алды. Милли кием кигән китапханәче кызлар бәйрәмнең матур бизәгенә әйләнде. Кем генә теләмәде үзләре белән фотога төшәргә: Баулы, Казан, Сарман, Нефтекама каласыннан килүчеләр, Уфа, Самара кунаклары да читләп үтмәде. Бер кунагыбыз: "Әлеге фотоны Германиягә җибәрәм, туганнарым рәхәтләнеп карасын", - дисә, икенчесе "Америка алып китәм", - дип гаҗәпләндерде. "Сезне күргәч, кәефләр күтәрелә, нинди гүзәл безнең татар кызлары, дип сокланып китәбез", - диләр. Җылы сүзләрдән безнең дә күңелләр яктыра. Бу яктылык барлык җиһанны тутырып, тирә-юньдәгеләрнең йөрәкләренә дә күчә сыман...