Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Җырлы гомер"

1 декабрьдә Халык иҗаты йортында җырчы, композитор, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,күренекле якташыбыз Алмаз Хәмзингә  багышланган,”Җидегән чишмә” әдәби музыкаль кичәсе узды. Сценарийның төзүчесе Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Шәйхрази кызы Гыйбадуллина.Фойеда Алмаз Хәмзин иҗатына багышланган тирән эчтәлекле күргәзмә эшләде. Кичәгә килгән һәр кунак күргәзмә белән танышты.