Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Без - Тукайлы халык"

Апрельдә барлык татар дөньясы Тукай белән яшәде. Инде күркәм гадәт буенча, шагыйрьнең туган көнендә  җәмәгатьчелектә танылу алган, илебезнең һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләргә ТРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырыла. Быел әлеге мәртәбәле бүләккә дүрт кеше лаек булды: балалар шагыйре Борис Вайнер, скульптор Кадим Җәмитов, ТР Дәүләт камера хоры җиткәчесе Миләүшә Таминдарова һәм шагыйрь Ләис Зөлкарнәй. Ә бу инде китапханәбездә Тукай бүләге ияләренә багышланган күргәзмә дә яңара дигән сүз. Китапларны өйгә бирү бүлегендә ел әйләнәсе эшләп килә торган күргәзмә ул. Лауреатлар исемлеге тулыланган саен ул да үзгәрә, яңа исемнәр белән байый. Быелгысын лауреатларның фотолары да бизәп тора. Китапханәгә килүчеләр күргәзмәгә югары бәя биреп өлгерде инде. Китапханәче кызларыбыз сөйләгән кызыклы мәгълүматларны да тын да алмый тыңладылар.