Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Фаилдән күңел нуры"

18 майда шагыйрь, язучы, журналист Фаил Шәфигуллинның тууына 85 ел тулды. Аның беренче шигырьләре көндәлек матбугатта узган гасырның 50нче елларында күренә башлый. Шагыйрьнең "Яңа ел бусагасында", "Гашыйк", "Дулкынга дулкын" җыентыклары кыска вакыт эчендә укучылар мәхәббәтен яулый. Әдипнең шигъри җаны, халыкчан рухы проза жанрында язылган әсәрләренә дә күчкән. Бигрәк тә юмор-сатира жанрында иҗат итәргә ярата әдип. Фаил Шәфигуллинның китаплары, чордашларының истәлекләре белән китап сөючеләр китапханәбездә эшләп килүче күргәзмәдә таныша ала. "Фаилдән күңел нуры" дип атала ул. Бик тә үзенчәлекле исем! Сез дә, шигырьләрен укып, күңелләрегезне сафландырып алыгыз әле.