Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Җиңү килде, җирне нурга күмеп, шатлык белән күзне чылатып..."

Быел Бөек Җиңүнең 79 еллыгын билгеләп үттек. Вакыт безне ул дәһшәтле еллардан торган саен ныграк аера. Әмма хәтер - мәңгелек!  Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының үлемсез батырлыгы, ныклыгы, сабырлыгы, туган илгә тугрылык, мәңгелек мәхәббәткә багышланган бихисап әсәрләребез бар безнең. Ә әле язылмаганнары күпме! Аларны инде шул утлы елларның шаһитлары булган сугышчыларның оныклары, оныкчыклары язачак. Монысы - әби-бабаларыннан калган изге васыят. Ә әлегә китапханәбездә булганнарын укыйбыз һәм йөрәгебез аша үткәрәбез. Андый әсәрләр, чыннан да, күп фондыбызда. Бер күргәзмәгә генә сыйдырып бетерәм димә! Укучыларыбыз инде күптән яратып, үз итеп өлгерде үзләрен. Кайберләрен кайта-кайта укыйлар. Аннан, китапхангә килеп, хис-кичерешләре белән уртаклашалар. Мондый әсәрләрне тыныч кына уку мөмкин түгел шул. Тормыш мәгънәсе югалып, яшәүнең яме күренми башлаганда, әнә шушы китапларны укырга кирәктер ул. Нинди югалтулар, корбаннар бәрабәренә бирелгән бит безгә бүгенге рәхәт, мул тормыш! Шуны онытмасак иде!