Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

“Балачак – уйный-уйный үсәр чак”

Уйный-уйный үсәбез.

      Гомумүстерелешле 49 нчы балалар бакчасында татар телендә эшләүче тәрбиячеләрнең методик берләшмәсенең “Балачак – уйный-уйный үсәр чак” дип исемләнгән шәһәркүләм күрсәтмә чарасы узды.Чарада шәһәр бакчаларыннан тәрбиячеләр,методик берләшмә җитәкчесе- 39 нчы бакчаның өлкән тәрбиячесе Нурзия Мирхазова,мөхтәрәм аксакаллар, шәһәрнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсе мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина,Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлегенең башкарма директоры Вәсилә Исмәгыйлева, Халыклар Дуслыгы йортыннан  милли берләшмә вәкилләре катнаштылар.

Берләшмә утырышында чыгыш ясаган милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина катнашучыларны үз белемнәрен тагы да камилләштерергә һәм бу өлкәдә китапханәләргә кергән  яңа әдәбият белән танышырга кирәклегенә басым ясады.