Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Хәтерләрдән һич юк китәсе"

ЯҢА ШИГЫРЬ «ХӘТЕРЛӘРДӘН ҺИЧ ЮК КИТӘСЕ»

Аның шигырьләрен сөекле укучылары зарыгып көтеп ала. 9 Май - бөек Җиңү көне алдыннан яңа гына "табадан төшкән" берәр иҗат җимеше белән сөендерми калмас әле Гөлчирә апабыз, дип без дә көттек. Яраткан шагыйрәбезнең бу көнне аерым бер дулкынлану белән каршы алганын яхшы беләбез чөнки. Сугыш чоры балалары өлешенә тигән авырлыклар Гөлчирә апа Ибәтуллинаны да читләп үтмәгән. Гомере буе "әти" дип әйтергә тилмереп яшәгән шагыйрәнең кадерле кешесен сагыну сагышы бу көннәрдә тагын да арта сыман. Арта һәм йөрәгеннән мөлдерәмә ташып түгелә дә шигырь юлларына күчә.  Бүген сезнең игътибарга тәкъдим итәсе өр-яңа шигыре дә әнә шул сагыш, моң, дөньяга җиңү язы бүләк иткән буын вәкилләренә чиксез хөрмәт, горурлык хисләре белән сугарылган.

Просмотр видео по ссылке: 

https://vk.com/wall-212012128_2797