Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Чибәркәй - 2017" муниципаль бәйгесенең икенче экологик туры

"Чибәркәй-2017"муниципаль бәйгесенең интеллектуаль туры бүгенге көннең иң актуаль проблемаларыннан булган: табигатьне саклау, телебезне,милли гореф-гадәтләребезне югалтмыйча киләчәк буыннарга тапшыру темаларын киң яктырткан классик язучыбыз Гомәр Бәшировның"Туган ягым - яшел бишек" романы буенча түгәрәк өстәл  безнең Кол Гали исемендәге милли китапханәнең уку залында уздырылды. Чарада икенче турга узган 14 конкурсант кызлар катнашты.Чарага Гомәр Бәшировның иҗатын яктырткан күргәзмә эшләнде, китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина китапханәбезнең мөмкинлекләре хакында әйтеп узды һәм бик җанлы итеп алып барды.