Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Яшәү, бәхет җырчысы."

"Үзебезнекеләр" циклыннан, якташ шагыйребез Хатип Касыймовка багышланган "Яшәү, бәхет җырчысы" дип исемләнгән комплекслы чара ( китап күргәзмәсе, шигърият сәгате, әңгәмә) шәһәребезнең 8 нче урта мәктәбе коллективы белән бергәлектә үткәрелде. Х. Касыймов иҗатына гомуми күзәтү ясалганнан соң, укучылар һәм укытучылар тарафыннан аның шигырьләре укылды, мәкаләләре бәян ителде. Укучылар бик теләп бай эчтәлекле күргәзмә белән таныштылар.