Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Онытырга юктыр хакыбыз"

Шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсендә “Китапханәдә тарих дәресләре”циклыннан“Онытырга юктыр хакыбыз” дип исемләнгән искә алу чарасы уздырылды.Чарада даими укучыларыбыз - Түбән нефтехимия һәм нефть  эшкәртү техникумы студентлары катнашты.

 Баш китапханәче Әлфия Кучкаева әңгәмә-күзәтүен совет хакимиятенең ВЧК-ОГПУ-НКВД-КГБ кебек җәза бирү органнары тарафыннан республика халкының иң яхшы, уйлый белә торган, аеруча “сыйнфый яктан чит” һәм “бүтәнчә фикер йөртүче” өлешен максатчан юкка чыгару алып барылуы хакында сөйләп башлап китте.Китапханәче Рафаэль Мостафинның”Репрессияләнгән татар әдипләре” китабыннан алып 1937 елның июлендә НКВД наркомы Ежов кул куйган боерыкның күчермәсен укып таныштырды.

“Политик репрессия корбаннары” дип исемләнгән 27 томнан торган китаплар берәүне дә битараф калдырмады.Бу масштаблы эзләнү китапларының 18 томында репрессияләнүчеләр алфавит тәртибендә бирелгән, искә алу чарасы өчен Әлфия ханым махсус анда кертелгәннәр санын санап чыккан: чәчләр үрә торырлык-50мең 537 фамилия артында кеше фаҗигасы. Ә аннан соң чыккан саннарда төбәкләр-районнар буенча репрессияләнгәннәр саналган... Бу китапларның 24 томында үзебезнең Түбән Кама районында яшәгән һәм административ репрессияләргә дучар ителгәннәр бирелгән.Техникумның тарих укытучы Наталья Савельева искиткеч мәгълүматлы чара өчен оештыручыларга рәхмәтләрен ирештерде.