Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән информ-дайджест

21нче февраль — халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан медицина көллияте студентлары өчен "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән информ-дайджест үткәрелде.

Чарада телләр турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар бирелде. Мәсәлән:
🔸️️ 7 миллионга якын булган телләрнең 500е генә яхшы өйрәнелгән;
🔹️ иң таралган тел - кытай теле;
🔸️ чит ил кешесенә өйрәнү өчен кыен телләрнең берсе - рус теле һәм башкалар.

Шулай ук яшьләр өчен мавыктыргыч викторина да үткәрделәр.
Студент кызларның чарада катнашып, туган телнең матурлыгын, моңын ишеттерер өчен сәнгатьле итеп рус, татар, башкорт телләрендә шигырьләр укулары нур өстенә нур булды.