Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Геройлары тормышның үзеннән" дип исемләнгән иҗатына күзәтү

ВАХИТ ИМАМОВНЫҢ ОЛЫ ЮБИЛЕЕ 70 ЯШЬ ТУЛГАН КӨНЕ

Бүген күренекле тарихчы-әдип, талантлы журналист, оста публицист, тормышчан вакыйгаларга нигезләнгән,  укучыларыбыз тарафыннан яратып укылучы "Татар яугирләре", "Сәет батыр", "Татарларның Ватан сугышы", "Утлы дала", "Тозлы яра", "Җидегән", "Могикан", "Кәнәфи" һ.б. күләмле әсәрләр авторы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премияләр иясе Вахит Имамовның олы юбилее 70 яшь тулган көне.

Аны гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, "Геройлары тормышның үзеннән" дип исемләнгән иҗатына күзәтү уздырдык.