Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Туган тел" шигыренә - 115" дип исемләнгән китап күргәзмәсе

"ТУГАН ТЕЛ" ШИГЫРЕНӘ -115📚
Бүген Г.Тукаебызның "Туган тел" шигыре иҗат ителүгә 115 ел тулды.

"Туган тел " шигыре милләттәшләребезнең һәрберсенә кадерле һәм  ул милләтебез гимнына әверелде. Татар дөньясында узган һәр чара "Туган тел" җырын аягүрә басып башкару белән тәмамлана. Шул уңайдан, без китапханәдә күргәзмә инсталляция оештырдык. Күргәзмәдә әлеге шигырьгә багышланган әдәбият урын алды.

Габдулла Тукай  бүләге иясе  сынчы - рәссам Әхсән Фәтхетдиновның китапханәгә бүләк иткән "Туган тел" панносы да лаеклы урынны алды.

Сезне китапханәдә көтеп калабыз  кадерле укучыларыбыз!