Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Ялкынланып ян, Ялкын!" дип исемләнгән бер журнал күргәзмәсе

«ЯЛКЫН»ГА 100 ЕЛ

Яшь буынның гына түгел, яшьлегендә "Ялкын"ны укыган һәркемнең дә олы бәйрәме ул "Ялкын" журналының 100 яшьлек юбилее.Шул уңайдан,китапханәбездә "Ялкынланып ян, Ялкын!" дип исемләнгән бер журнал күргәзмәсе һәм аның янында аерым саннарга һәм китапханәбез фондында сакланучы иң беренче саннарны чагыштырып күзәтү ясалды.

Күзәтүдә басманың кызыклы тарихына тукталдык, 1924 елда башлап алыштырылган исемнәренә, аны җитәкләгән редакторларның исемнәрен атап уздык. Журналга нигез салучының герой-шагыйрь Муса Җәлил булуын әйтеп, тагын бик күп кызыклы мәгьлүмат җиткердек.

Бүгенге көндә эшләп килүче рубрикаларда тукталдык, март аенда узачак "Ялкын"журналы редакциясе белән очрашуга чакырдык.

https://vk.com/wall-212012128_2708