Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Искермидер әдип сүзе" дип исемләнгән әңгәмә

ШӘРИФ КАМАЛГА - 140 ЕЛ

Бүген, 27 февральдә, язучы, драматург, журналист, XX йөз башы милли татар прозасын формалаштыруга үзеннән зур өлеш керткән талант иясе Шәриф Камалның тууына 140 ел тулды.

Шул уңайдан шәһәребезнең 13нче гимназиясе укучылары өчен "Искермидер әдип сүзе" дип исемләнгән күргәзмә янында тормыш юлына һәм иҗатына күзәтү үткәрелде.

Әдипнең "Акчарлаклар", аның дәвамы булган "Таң атканда", "Козгыннар оясы" һ.б.әсәрләре хакында мәгълүмат бирелде. "Матур туганда", аның дәвамы булган "Ныклы адымнар" әсәрләре хакында әңгәмә алып бардык. "Хаҗи әфәнде өйләнә" көнкүреш комедиясеннән өзекләр укып, драматургның һәртөрле искелек калдыкларыннан көлүен аңлаттык