Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Шәҗәрә байрәме

Түбән Каманың 38нче лицеенда Татарстан Республикасы архив эше буенча дәүләт комитетының "Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез" шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы узды.

  Хезмәттәшебез Эльмира Гайнемөхәммәтова чарада гаиләсе белән  катнашып, өченче урынга лаек  булдылар.
Алар анда үзләренең нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим итте, гаиләләрендә яратып пешерелә торган милли ризыклар белән  сыйлады, уен коралларында уйнап, музыкаль композиция күрсәтте, гаилә тарихы белән таныштырды