Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Шәхесләр белән бизәлә милләтем тарихлары: Ш.Мәрҗани" дип исемләнгән тарих сәгате

Түбән Кама үзәк мәчете тыңлаучылары өчен "Күренекле дин галимнәре һәм мәгьрифәтчеләре" циклыннан чираттагы чара узды һәм ул күренекле мәгьрифәтче, энциклопедик галим, дин белгече, мөдәррис, фәлсәфәче Шиһабетдин Мәрҗанига багышланды. Милләтебезнең күренекле шәхесенең тормыш һәм иҗат юлы, шәхси тормышыннан кызыклы фактлар китерелде, әсәрләреннән өзекләр, замандашларының фикерләре әйтеп үтелде.Чара вакытында зур ихтирамга ия булып та, бүгенге көндә күпләр белмәгән, әмма онытылырга һич тә тиеш булмаган шәхесне таныту һәм шуның нәтиҗәсе буларак, искә алу чарасының максаты булып тора."Шәхесләр белән бизәлә милләтем тарихлары"циклыннан булган әлеге искә алу милләттәшләребездә татар булулары белән горурлану хисләрен уятуны күзаллады.
Ошбу шәхеснең зурлыгы, башкарган гамәлләренең үтемлелеге тыңлаучыларда зур хөрмәт, соклану уятты, алар оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр һәм мондый эчтәлекле чараларны оештыруның мөһимлеген, зарурлыгын ассызыкладылар.