Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Шәхесләр белән бизәлә милләтем тарихлары: дин әһеле, философ, мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин" мәгълүмат сәгате

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә "Шәхесләр белән бизәлә милләтем тарихлары: дин әһеле, философ, мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды.

Чара шәхеснең тууына 165 ел тулу уңаеннан мәчеткә йөрүче тыңлаучы-мөселман хатын-кызлары өчен уздырылды. Р.Фәхретдиннең тормышы һәм иҗаты хакында кызыклы мәгълүмат, бай фактик материал бирелде. Гаиләсе, күренекле имамнардан торган нәсел-нәбәте хакында сөйләнде, әсәрләренә күзәтү үткәрелде, иҗатының бүгенге көн өчен әһәмияте ассызыкланды. Чара тыңлаучыларга бик ошады.

Әлеге дәвамлы проектның киләсе чарасы күренекле галим, дин әһеле Р.Фәхретдиннең остазы Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланачак.