Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Язучы Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу

Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә күренекле әдип, журналист, укучы яраткан, көн кадагына суккан әсәрләр авторы,  ТРның Г.Тукай исемендәге дәүләт, М.Шолохов исемендәге, Андрей Платонов исемендәге халыкара, Төркиянең халыкара әдәби премияләре иясе, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе РИНАТ МӨХӘММӘДИЕВ белән бик эчтәлекле очрашу-әңгәмә чарасы узды.

Искиткеч җылы узган чара зыялы шәхеснең истәлекләре, телебезгә, мәдәниятебезгә битараф булмаган укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, аксакаллар, язучылар өчен бик күп яңалык булып килеп иреште.

Милләтебез язмышы өчен бик тә мөһим булган һәр проблемага үз фикере-карашы булган Ринат әфәндене зал 2 сәгать буена тын да алмыйча тыңлады, һәр сүзен күңеленә йотып барды.

Чараны Илһам Хисматуллинның матур җырлары, Флер Гайнемөхәммәтовның тальян көйләре  бизәде.