Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Таҗетдин Ялчыгол-эзле инсан

Таҗетдин Ялчыгол-эзле инсан китап күргәзмәсе конференция кунакларын сәламләп торды.

Шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге милли китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте, Түбән Кама китапханәләр системасы белән берлектә "Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары" проекты кысаларында күренекле дин әһеле, энциклопедик галим, мәгьрифәтче, халык дәвачысы,  гомеренең иң уңдырышлы елларын районыбызның Каенлы һәм Кызыл Чапчак авылларында уздырган, имамлык иткән, дин сабагы укыткан, 10нан артык фәлсәфи-әхлакый хезмәтләр язган бөек шәхес Таҗетдин Ялчыголның 260 еллык юбилее уңаеннан тәгаенләнгән фәнни-эзләнү конференциясе зур уңыш белән узды.