Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Таҗетдин Ялчыгол-мәшһүр мәгърифәтче, дин галиме, халык табибы

📚 ТАҖЕТДИН ЯЛЧЫГОЛ📚

 

Шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге милли китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте, Түбән Кама китапханәләр системасы белән берлектә "Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары" проекты кысаларында күренекле дин әһеле, энциклопедик галим, мәгьрифәтче, халык дәвачысы,  гомеренең иң уңдырышлы елларын районыбызның Каенлы һәм Кызыл Чапчак авылларында уздырган, имамлык иткән, дин сабагы укыткан, 10нан артык фәлсәфи-әхлакый хезмәтләр язган бөек шәхес Таҗетдин Ялчыголның 260 еллык юбилее уңаеннан тәгаенләнгән фәнни-эзләнү конференциясе зур уңыш белән узды. 

 

Чарада катнашкан һәркем үз милләте өчен зур горурлык хисләре кичереп утырдылар, шушындый бөек уллары булган милләт мескен булалмый, дигән фикер белән, бик күп яңа мәгълүмат алып таралыштылар.

 

Бүгенге көндә күп кенә милләттәшләр җиңел үзләштерелүче мәгълүматны гына үз итәләр кебек, әмма ныклы әзерлекле, күп мәгълүматлы җитди чаралар да милләттәшләребезгә җиткерәнми икән.

 

Иң куанычлысы, үзләренең укытучылары белән килгән өлкән сыйныф укучыларына да бүгенге чара бик ошады.

 

Милләтебез, телебез яшәсен, көчәйсен өчен мондый чаралар безгә бик кирәк икән.

 

Бергә булыйк, бердәм булыйк!