Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

“Булганнан бар да була...”

 Күп  кырлы талант иясе  язучы, юморист, шагыйрь, композитор, популяр җырлар авторы,журналист , якташыбыз Алмаз Хәмзинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан,  китапханәбездә “Булганнан бар да була”  дип исемләнгән әдәби –музыкаль кичә оештырылды.Укучылар арасында рус балалары да булу сәбәпле чара ике телдә алып барылды.

Чарага әзерлек күпкә алдан башланды: абонемент бүлегендә  Алмаз Хәмзиннең иҗатын яктырткан “Булганнан бар да була...” исемле бай күргәзмә эшләде, аның янында якташ язучыбызның иҗаты белән таныштыручы әңгәмәләр, иҗатына күзәтүләр оештырылды. Колледж студентлары укытучыларның биреме буенча китапханәгә махсус килеп аның әсәрләре белән танышып, үзләренә кирәклеләрен сайлап алып китеп, аны сәнгатьле итеп укырга өйрәнделәр.җырларын сайладылар.

Чара китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллинаның  китапханәдә эшләүче “Үзебезнекеләр” циклы хакында һәм анда кергән якташ әдибебез турында гомуми мәгълүмат бирү белән, аңа башланган видеопрезентацияне карау белән башланып китте.

 Китапханәчеләр: Ә.Дәүләтшина һәм Ә.Кучкаева ике телдә язучының  әсәрләренә күзәтү ясадылар, юморескаларыннан өзекләр укып, кыскача эчтәлекләре белән таныштырдылар.(“Сәгыйрьләр сагындыра”, “Минем кыйблам” һ.б.)

 Студентлар үзләре дә аның кечкенә юморескаларын рус телендә тәрҗемәдә укып таныштырдылар.

Берничә җырчы студент кызлар Алмаз Хәмзиннең халык арасында киң таралган “Миләшкәем”,”Туган көн” җырын башкардылар.Аның бик тә популяр “ Үзең кил” җырын артист Әлфис Кыямов язмасында тыңладык.

Укучылар чарада сөйләнгәннәрне зур игътибар белән тыңлап утырдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Алга таба да якташ язучылар иҗаты белән танышырга теләүләрен җиткерделәр